Тукай муниципаль районы Советының XIII утырышы уза
Көн тәртибендә: 1. Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлегенең 2016 ел эшчәнлеге турында отчеты. 2. «Тукай муниципаль районының контроль-хисап палатасы» муниципаль дәүләт учреждениесенең 2016 ел эшчәнлеге турында отчеты. 3. Тукай муниципаль районында демографик хәлне яхшырту чаралары турында. 4. Тукай муниципаль районында авыл халкының эшлекле активлыгын күтәрү һәм хуҗалыкның...
Көн тәртибендә:
1. Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлегенең 2016 ел эшчәнлеге турында отчеты.
2. «Тукай муниципаль районының контроль-хисап палатасы» муниципаль дәүләт учреждениесенең 2016 ел эшчәнлеге турында отчеты.
3. Тукай муниципаль районында демографик хәлне яхшырту чаралары турында.
4. Тукай муниципаль районында авыл халкының эшлекле активлыгын күтәрү һәм хуҗалыкның кече формаларын үстерү чаралары турында.
5. «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында (муниципаль Совет карары белән кабул ителгән, №13/1, 20.06.12 ел (беренче укылыш)).
6. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль милеген алу турында.
7. Муниципаль милекне Татарстан Республикасына милек итеп бирү турында.
8. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль хезмәте турындагы Положениегә үзгәрешләр кертү турында.
9. Тукай муниципаль районы Советының «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Иҗтимагый Советы турындагы Положениесе»н раслау турында»гы карарына (№36/4, 06.04.2015 ел) үзгәрешләр кертү турында.
10. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы милегендә булган, өченче затларның милек хокукы булмаган (кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының милек хокукларын исәпкә алмыйча), кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына һәм кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм инфраструктурасын хасил иткән оешмаларга бирү өчен билгеләнгән милек исемлеген халыкка чыгару, алып бару һәм формалаштыру Тәртибен раслау турында.
11. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы милегендә булган, өченче затларның милек хокукы булмаган (кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының милек хокукларын исәпкә алмыйча), кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына һәм кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм инфраструктурасын хасил иткән оешмаларга бирү өчен билгеләнгән муниципаль милекне (җир участокларын исәпкә кертмичә) арендага бирү Тәртибен раслау турында.
Утырыш 27 мартта 9.00 сәгатьтә үтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев