Тукай һәйкәле ачылды
Кичә Яр Чаллыда бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәлен ачу тантанасы булды. Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов, шагыйрь Роберт Миңнуллин һәм башка күренекле шәхесләр катнашты. Башта Татар драма театрында Габдулла Тукай иҗатына багышлап түгәрәк өстәл үткәрелде, аннары һәйкәл янында бәйрәм чаралары башланды. Һәйкәл гади...
Кичә Яр Чаллыда бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәлен ачу тантанасы булды. Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов, шагыйрь Роберт Миңнуллин һәм башка күренекле шәхесләр катнашты. Башта Татар драма театрында Габдулла Тукай иҗатына багышлап түгәрәк өстәл үткәрелде, аннары һәйкәл янында бәйрәм чаралары башланды.
Һәйкәл гади генә түгел. Яшь Тукайны сурәтләгән сынны шагыйрьнең әкият персонажлары уратып алган. Алты метрлы әлеге монументны Казан скульпторы Владимир Демченко эшләгән, дип хәбәр итә шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев