Тукайлы хатынын үтерү белән янаган өчен суд каршына басачак
Яңалыклар

Тукайлы хатынын үтерү белән янаган өчен суд каршына басачак

Ир-атка РФ Җинаять кодексының 119 маддәсенең 1 өлеше буенча гаепләү белдерелгән (үтерү белән янау).

Тукай районы прокуратурасы Әҗмәкәй  авылында яшәүче 49 яшьлек кешегә карата җинаять эшен тикшерүне төгәлләде. Ир-атка РФ Җинаять кодексының 119 маддәсенең 1 өлеше буенча гаепләү белдерелгән (үтерү белән янау).


2025 елның 9 маенда кич, ир белән хатын арасында конфликт чыга, аның барышында, гаепләнүче исерек хәлдә кухня пычагын эләктереп ала һәм үз хатынын үтерергә яный.

Ир-ат гаебен тулысынча таныган. Эш карау өчен мировой судка тапшырылган.

Чыганак Тукай районы прокуратурасы.


Нет комментариев