Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Тукай районында үзәкләштерелгән канализация системасын проектлау бара

Канализация төзеләчәк.

Документацияне агымдагы елда төгәлләү планлаштырыла, аннары-проектны гамәлгә ашыру өчен тиешле программалар буенча эшләргә кирәк. «Чаллы Водоканалы» челтәрләренә шәһәр читендәге ике авыл җирлеге тоташтырылырга тиеш. Кече Шилнә һәм Әҗмәкәй авыл җирлекләре территориясендә ташландык суларны агызуны тәэмин итү бурычы алда тора. 


Хәзер районда авыл җирлекләрендә үзәкләштерелгән канализация белән бары тик күпфатирлы йортлар гына тәэмин ителгән. Проектны тормышка ашырганнан соң, канализациягә шәхси йорт хуҗаларына тоташу мөмкинлеге туа.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев