Тукай районында сәламәтлек өчен скандинавия йөреше турында сөйләштеләр
28 мартта Круглое Поле бистәсе мәдәният йортында «Активное долголетие» проекты кысаларында файдалы чара узды.
Мәләкәс, Иске Җирекле, Бәтке һәм Круглое Поле авылларының өлкән буын кешеләре сәламәт яшәү рәвеше серләрен скандинавия йөреше буенча сертификацияләнгән инструктор Галина Алексеевна Козыревадан белделәр.
Катнашучылар скандинавия йөреше техникасы, аның сәламәтлекне торгызу һәм ныгыту өчен файдасы белән таныштылар. Галина Алексеевна таякларны буйга карап ничек дөрес сайларга кирәклеген аңлатты, туклану, йокы режимы һәм теләсә кайсы яшьтә күтәренке рухны саклап калу өчен физик активлыкның мөһимлеге турында киңәшләр белән уртаклашты.
Чара Тукай районы ветераннар Советы, «Шәфкать» үзәге һәм Тукай районы социаль фонды ярдәмендә оештырылды.
Актив булыгыз, безнең белән бергә сәламәтлек, кәеф-сафа корыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев