Тукай районында «Җиңү тәрәзәләре» акциясе бара
Тукай районы яшьләре Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия патриотик акциясенә кушылды.
Бу игелекле чара кысаларында яшьләр үз үзәкләренең тәрәзәләрен тематик рәсемнәр һәм символлар белән бизи.
Әйтик, Яшьләр үзәге бинасы яңа төсмерләр алды: тәрәзәләрдә тынычлык символы булган ак торналар, кызыл канәферләр һәм җиңү салютлары «пәйда булды». Акциядә катнашучылар өчен бу гади генә бизәү түгел, ә Бөек Ватан сугышы геройларына чиксез рәхмәт белдерү һәм тарихи хәтерне саклау рәвеше.
«Җиңү тәрәзәләре» — бу буыннар чылбырын ныгытучы чара. Яшьләр үз куллары белән иҗат иткән һәр бизәк — ул үткәннәргә хөрмәт һәм тыныч күк йөзе өчен рәхмәт билгесе.
Фото: Яшьләр үзәге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев