Тукай районында «Герой әтисе» күргәзмәсе ачылды
Бүген «Энергетик» мәдәният йортында әһәмиятле вакыйга — «Герой әтисе» күчмә республика күргәзмәсе ачылды.
Проект «Бердәм Россия» партиясе, «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстандагы филиалы, «Әтиләр союзы» һәм «Хәрби хезмәткәрләрнең офицер хатыннары һәм гаиләләре союзы»тарафыннан оештырылган.
Экспозициядә Татарстаннан, шул исәптән Тукай районыннан һәм Чаллыдан махсус хәрби операциядә катнашучыларның әтиләре портретлары тәкъдим ителә. Күргәзмә махсус хәрби операция зонасында батырлык күрсәтеп, дәүләт бүләгенә лаек булган һәм яу кырында башын салган герой егетләребезгә, аларның әтиләренә багышлана.
Һәр сурәт - ул фотография генә түгел, ә гаиләнең тарихы, көче, батырлыгы күрсәтелгән.
Мәртәбәле кунаклар арасында — хәрбиләрнең әти-әниләре, туганнары һәм якыннары, хатыннары, шул исәптән фронттан кайткан, бу мөһим чарага катнашырга килгән сугышчыларыбыз.
Ачылу тантанасы концерт программасы белән үрелеп барды. Сәламләү сүзе белән Тукай районы башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров чыгыш ясады, күргәзмәнең ватанпәрвәрлек һәм Ватанны саклаучыларның батырлыгына хөрмәт тәрбияләүдә әһәмиятен билгеләп үтте.
Барлык җирле халыкны һәм кунакларны геройларга һәм аларның гаиләләренә хөрмәт күрсәтү өчен күргәзмәгә чакырабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев