Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Тукай районында 14 яшьлек үсмерне өченче тәүлек эзлиләр

Татарстанда 26 майда мәктәптән кайтышлый югалган Сафин Эльназны масштаблы эзләү эшләре башланды.

Яр Чаллыда һәм Тукай районында ашыгыч хезмәтләр, волонтерлар һәм полиция 14 яшьлек Сафин Эльназ Рөстәм улын эзли. Сишәмбе көнне, 26 майда, Соңгы кыңгырау бәйрәменнән соң үсмер мәктәп автобусына утырып үзенең Куады авылына кайткан. Биредә ул автобустан төшкән, әмма өенә кадәр барып җитмәгән. Хәзерге вакытта аның кайда булуы билгесез. Хокук саклау органнары бу малайны күрүчеләр булса, кичекмәстән хәбәр итүләрен сорый. 

Егетнең тышкы кыяфәте: чама белән 14 яшьлек, буе 165–167 см, уртача гәүдәле.

Йөзе: чәче кыска кара, күзләре көрән, колаклары кабарынкы.

Аерым билгесе: уң кулында 2,5-кә 0,8 см зурлыгындагы пешкән эз бар.

Киеме: ак төстәге поло-футболка, соры джинсы-клёш, соры бейсболка.

Аяк киеме: ак кроссовкалар. 

Үзе белән: яшен рәсеме төшерелгән кара рюкзак.

Эльназ Сафинны 26 майдан соң күргән яки аның кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүматка ия булган һәркемнән кичекмәстән түбәндәге телефон буенча хәбәр итүегез сорала: +7 939 105 09 90 яисә 102.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев