Тукай районында 12 мең кв. метрдан артык юл өслеге яңартылачак
Яңалыклар

Тукай районында 12 мең кв. метрдан артык юл өслеге яңартылачак

Биш яклы килешү Тукай районында юлларны ремонтлауны тәэмин итәчәк.

Тукай районында быел М-7 трассасын төзегәндә зыян күргән 54 км юлны ремонтлау планлаштырыла. 

Моның өчен «Волго-Вятскуправтодор» ФКУ, Транспорт министрлыгы, «Главтатдортранс» ДКУ, муниципалитет һәм подрядчы арасында биш яклы килешү төзелде.

Башкарма комитет җитәкчесе Камил Нәҗмиев хәбәр иткәнчә, районның муниципаль юллары буенча подрядчы «Благоустройство» ҖЧҖ белән килешүләр төзелгән – ремонтның гомуми күләме 2,3 мең квадрат метр тәшкил итәчәк.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев