Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Тукай районы хастаханәсендә хезмәткәрләрне бүләкләделәр

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры боерыгы белән Тукай үзәк район хастаханәсенең баш табибы Мансур Потеев Алабуга үзәк район хастаханәсенә шундый ук вазыйфага күчерелде.

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев Тукай үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары тапшырды.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:

1. Юмаев Рифгать Нәҗип улы – Татарстан амбулаториясенең гомуми практика табибы;

2. Хәйруллина Альбина Альберт кызы – акушер-гинекология бүлеге акушеркасы;

3. Габдрахманова Флера Замир кызы – Күзкәй авылы амбулаториясенең физиотерапия буенча шәфкать туташы;

4. Гыйниятуллина Гөлнур Тасвир кызы – неврология бүлегенең өлкән шәфкать туташы;

5. Хәмәтҗанова Илсөяр Хәмәтнасыйх кызы – Пульмонология бүлегенең шәфкать туташы.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының Рәхмәт хаты алдылар:

1. Миңнегулов Ленар Марат улы – урология кабинеты табиб-урологы;

2. Ермолаева Елена Валерьевна – Круглое Поле поселогының табиблык амбулаториясенең участок табиб-терапевты;

3. Ситникова Люция Рәстәм кызы – стоматология бүлегенең шәфкать туташы;

4. Крюкова Александра Александровна – Нефтебаза поселогының ФАП мөдире, фельдшер;

5. Шәйхетдинова Лилия Илсур кызы – анестезиология-реанимация бүлегенең шәфкать туташы.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры боерыгы белән Тукай үзәк район хастаханәсенең баш табибы Мансур Али улы Потеев Алабуга үзәк район хастаханәсенә шундый ук вазыйфага күчерелде.

Барлык бүләкләнүчеләрне лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев