Тукай районы башлыгы Круглое Поледа БПЛА һөҗүменнән зыян күргән хатын-кыз белән очрашты
Кичә Круглое Поле поселогында БПЛА һөҗүме нәтиҗәсендә шәхси йортка зыян килде. Әлеге вакыйгада җәрәхәт алучыларның берсе Чаллы шәһәренең Р. С. Акчурин исемендәге ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсендә дәвалана, икенче кеше Татарстан Республика клиник хастаханәсендә медицина ярдәме ала.

Бүген Камил Нәҗмиев Татарстан Республика клиник хастаханәсендә дәваланучы зыян күргән хатын-кыз белән очрашты. Район башлыгы баш табиб урынбасары Нигина Нигъмәтуллина белән бергә пациентның хәлен һәм дәвалану барышын белеште.
«Операциядән соң хәле тотрыклы. Пациентка барлык кирәкле ярдәм күрсәтелә, ул табиблар күзәтүендә. Тизрәк савыгуын телим!» — дип билгеләп үтте Камил Нәҗмиев.

Шулай ук район башлыгы, моңа кадәр аның йөкләмәсе буенча Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесе Линар Маняповның икенче зыян күрүченең хәлен белергә баруын хәбәр итте. Ул Чаллының Р. С. Акчурин исемендәге ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе дәвалана.
Камил Нәҗмиев Татарстан Республика клиник хастаханәсе һәм БСМП медицина хезмәткәрләренә һөнәри осталыклары, вакытында күрсәтелгән ярдәмнәре һәм район халкына булган игътибарлары өчен рәхмәт белдерде.
Вазгыять Тукай районы башлыгының шәхси контролендә кала, дип хәбәр итә район матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев