Тукай районы Башкарма комитет җитәкчесе Камил Нәҗмиевның Бөек Җиңү бәйрәме белән котлавы
Яңалыклар

Тукай районы Башкарма комитет җитәкчесе Камил Нәҗмиевның Бөек Җиңү бәйрәме белән котлавы

Хөрмәтле райондашлар! Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм!

9 нчы Май - Бөек Җиңү көне - иң зур бәйрәм. Фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре, Ватан азатлыгы өчен гомерләрен дә кызганмаган совет халкы, аларның батырлыгы - безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл батырлары, сугыш чоры балаларына рәхмәтлебез. Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр һәм Ватанны саклаучыларның гаиләләре аерым игътибар үзәгендә. Алар турында кайгырту - безнең олы бурычыбыз.

Рәхмәт сезгә, кадерле ветераннар батырлыгыгыз һәм ныклыгыгыз өчен! Махсус хәрби операциядә катнашучы батыр уллар һәм кызлар тәрбияләгән ата-аналарга да зур рәхмәт.  Һәр йортта тынычлык, иминлек һәм күкләребез аяз булсын!

Хөрмәт белән, Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев