Тукай районы балалар бакчаларында Россия көнен билгеләп үттеләр
Яңалыклар

Тукай районы балалар бакчаларында Россия көнен билгеләп үттеләр

Район балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр Россия көненә багышланган бәйрәм чараларына зур горурлык белән кушылдылар.

Тематик чаралар кысаларында нәниләр илебез халыкларының бай мәдәнияте белән таныштылар, бер-берсенә искиткеч бәйрәм кәефе бүләк иттеләр, җырладылар, биеделәр һәм милли уеннар уйнадылар.

Бу чаралар балаларда кечкенәдән үк Ватанга карата мәхәббәт, игелеклелек, дуслык һәм үзара хөрмәт сыйфатлары тәрбияләргә ярдәм итә, чөнки нәкъ менә шушы кыйммәтләр безне һәрвакыт берләштерә.

Фото: район мәгариф идәрәсе

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев