Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Тукай районы авыл җирлекләрендә Җиңү көне ничек узды?

Бәйрәм дигәч, күбебезнең күз алдына дәртле җыр-биюле, шат авазларга күмелгән мизгелләр килеп баса. Әмма шул күпсанлы бәйрәмнәр арасында күз яшьләре белән искә алына торганы бар. Ул – 9 Май – Бөек Җиңү көне.

Быел инде аның 81 еллыгын билгеләп үтәбез. 1418 көн һәм 1418 төн дәвам иткән аяусыз сугышта яу кырында ятып калган 27 миллионнан артык ватандашыбыз гомере бәрабәренә яуланганга күрә дә күз яшьле бәйрәм ул.

Без, сугыштан соңгы буын вәкилләре, бу Җир йөзендә яшәвебез өчен илебез бәйсезлеге өчен көрәшкән кыю фронтовикларыбызга, фронтка дип корал койган, үзләрен аямыйча көн-төн эшләгән тыл хезмәтчәннәренә мең-мең кат бурычлыбыз. Бу көннәрдә Бөек Җиңү көне уңаеннан Тукай районы авыл җирлекләрендә бәйрәм чаралары, тыл ветераннары, сугыш ветераннары катнашында митинглар уздырдылар. Аларда патриотик җырлар, шигырьләр дә күп яңгырады.

Иске Җирекле авылында «Каһарманнарга баш иябез...» дигән бәйрәм чарасы узды

Иске Җирекле мәдәният йортында Бөек Җиңү көненә багышланган «Каһарманнарга баш иябез...» дигән тантаналы концерт программасы үтте. Чарада «Тургай» балалар бакчасы нәниләре, «Пчелки» хореография коллективы һәм «Хәзинә» фольклор ансамбле үзләренең истә калырлык патриотик чыгышларын бүләк итте.

Бәйрәм кысаларында «Рәхмәтле буыннардан барлык чор солдатларына» һәйкәленә чәчәкләр салу һәм митинг оештырылды. Чараның мактаулы кунаклары арасында Минталип Миңнеханов, депутат Лилия Миңнеханова, волонтер Иван Виссарионов һәм Әфганстан ветераны Айдар Насыйбуллин бар иде. Хәзерге көн геройларына аерым игътибар бирелде: махсус хәрби операциядә катнашучы Вячеслав Виссарионов тантананың кунагы булды.

Кнәз авылы волонтерлары Җиңү көне чараларында катнашты

Кнәз авыл җирлегендә Бөек Җиңү уңаеннан тантаналы митинг үткәрелде. Чарада Яшьләр үзәге волонтерлары актив катнашты.

Алар бәйрәмдә катнашучыларга хәтер символы буларак Георгий тасмалары тараттылар. Моннан тыш «Кызыл канәфер» акциясен оештырып, ветераннарга чәчәкләр бүләк иттеләр.

Бәткедә Җиңү рухы: хәтер һәм тантана

Бәтке авылында узган бәйрәм чарасында Тукай районы Башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш, архитектура һәм халыкның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү буенча урынбасары Динис Вәлиуллин катнашты. Ул җыелган халыкны олы бәйрәм белән котлап, ветераннарыбызның какшамас рухы һәм тыл хезмәткәрләренең фидакарьлеге алдында баш июен белдерде.

Чараның иң истә калырлык мизгелләре булып балаларның чыгышлары танылды. Кечкенә артистларның милли һәм хәрби төсмерләрдәге матур күлмәкләрдә башкарган биюләре тамашачыларны сокландырды.

Мусабай-Заводта тынычлык күгәрченнәре күккә очты

Мусабай Завод авылында Бөек Җиңү көне уңаеннан тантаналы митинг узды. Бәйрәм чарасы патриотик рухта һәм зур тантана белән оештырылды.

Авыл халкы, ветераннар һәм яшь буын вәкилләре Мәңгелек дан мемориалы янына җыелды. Тантананың иң дулкынландыргыч мизгеле — авыл күгенә ак күгәрченнәр очыру булды. Тынычлык символы булган бу кошлар ветераннарыбыз яулап алган аяз күк йөзенең һәм якты киләчәккә булган өметнең гәүдәләнеше булып истә калды.

Митинг барышында авыл мәктәбе укучылары батыр йөрәкле якташларыбызны искә алып, мемориалга чәчәкләр салдылар.

Авыл җирлеге вәкилләре үз чыгышларында билгеләп үткәнчә, мондый чаралар тарихны онытмаска һәм Ватанга карата мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итә.

Боерганда — «Үлмәс полк» маршы 

Җиңү бәйрәмендә Боерган авылында күңелләрне тетрәндерерлек патриотик чара үтте. Быелгы тантананың төп күрке — мәктәп укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар катнашындагы «Үлмәс полк» акциясе булды.

Яшь буын вәкилләре, кулларына герой бабаларының портретларын тотып, авылның мәдәни үзәге — «Акчарлак» мәдәният йорты тирәли тантаналы марш белән үттеләр. Сабыйларның җитди карашларында һәм горур кадамнарында үз тарихыңа хөрмәт һәм бөек җиңүгә ирешкән бабаларыбызга рәхмәт хисләре чагылды. Портретлардан карап торган фронтовиклар кабат үз авыллары буйлап, үз оныклары кулларында «атладылар».

Тантананың дәвамында һәйкәл янында митинг узды.

Чарада катнашучылар Ватан азатлыгы өчен җаннарын фида кылган каһарманнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Мәктәп балалары һәм авыл халкы һәйкәл нигезенә чәчәкләр һәм веноклар салды.

Теләнче Тамакта Җиңү җилләре: Мәктәп вальсы һәм солдат боткасы

Теләнче Тамак авылында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы чаралар узды. Бәйрәм традицион митинг, яшьләрнең матур биюе һәм сый-хөрмәт белән истә калды.

Авыл үзәгендәге һәйкәл янында узган митингта ветераннарның каһарманлыгы искә алынды, һәлак булганнар истәлегенә чәчәкләр салынды. Быелгы тантананың иң дулкынландыргыч мизгеле — өлкән сыйныф укучылары башкаруындагы «Җиңү вальсы» булды. Яшьләрнең зәвыклы биюе буыннар чылбырын һәм тыныч тормыш матурлыгын гәүдәләндерде.

Бәйрәмнең рәсми өлеше тәмамлангач, авылдашлар өчен «кыр кухнясы» җәелде. Кайнар чәй һәм хәрбиләрчә пешерелгән солдат боткасы барлык катнашучыларны бер өстәл артына җыйды. Мондый җылы очрашулар үткәннәрне барлау һәм киләчәккә өмет белән карау өчен үзенчәлекле мәйданчыкка әверелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев