Яңалыклар

Туган ягымны яратам

«Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар арасында «Туган ягыма горурланып әйтәм: яратам һәм беләм, беләм һәм яратам» иншалар конкурсы үткәрде.

Чара ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында узды. Күптән түгел бәйгегә йомгак ясалды. 
Балалар үз эшләрендә туган якларына мәхәббәт, әти-әниләре, дуслары турында тасвирладылар. Иншаларның эчтәлекләре кызыклы һәм укырга мөмкин булды. 
Конкурста катнашучыларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.


Нет комментариев