Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Туган яктан җылы хатлар

Шилнәбаш авылы балалары хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә булган ир-егетләр өчен җылы эчтәлектәге хатлар әзерләде.

Әлеге эш авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Тамчы» ансамбле җитәкчесе Гүзәл Фадеева башлангычы белән оештырылды.  «Читтә, яу кырларында булганда, туган яклардан сәлам хаты алу, мөгаен, бик рәхәттер. Шуңа да балалар белән шушы эшкә тотынырга булдык. Планетаның тыныч тормышына үзебездән кечкенә булса да өлеш кертәсебез килде», – ди коллектив җитәкчесе Гүзәл Фәһим кызы.

Бу чарада «Тамчы» ансамбленә йөрүче балалар бик теләп катнашты. Алар үз куллары белән рәсемнәр ясады, солдатларга кечкенә сәлам хатлары язды.

 

/ Фото предоставлено Гульсиной Жиляевой

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев