Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Туган якка мәхәббәт белән: мәктәпкәчә яшьтәге балалар Татарстан флагы көнен ничек билгеләп үтәләр

Патриотлык һәм үзенең кече ватанына мәхәббәт мәктәп кабинетларында түгел, ә күпкә иртәрәк — иң бәләкәй чакта туа.

Патриотлык һәм үзенең кече ватанына мәхәббәт мәктәп кабинетларында түгел, ә күпкә иртәрәк –  иң  бәләкәй яшьтә туа. Нәкъ менә балалар бакчасында, беренче шигырьләре, җырлары, уеннары һәм бәйрәмнәре аша, бала үзенең зур һәм дус халыкка каравын тоя башлый. Бу атнада районыбызның барлык мәктәпкәчә учреждениеләрендә Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көненә багышланган чаралар моңа ачык дәлил булды.

Бу көн сабыйлар өчен Туган як символлары һәм традицияләре дөньясына чын сәяхәт булды. Педагоглар һәр бала ак-яшел-кызыл тукыма турында белеп кенә калмыйча, аның мәгънәсен дә тояр өчен тырыштылар.

Өлкән һәм әзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр флаг төсләренең нәрсә символлаштыруы турындагы хикәяләрне кызыксынып тыңладылар:

Яшел төс – Яз, Табигать һәм яңарыш символы, Татарстанда яшәүче һәркемгә кадерле төс.

Ак – уй-фикерләрнең сафлыгы, тынычлык һәм яхшылык.

Кызыл – җитлеккәнлек, энергия, көч һәм тормыш.

Кайбер балалар бакчаларында тематик дәресләр узды, анда балалар үз куллары белән аппликацияләр һәм флаг рәсемнәре ясадылар. Башкаларында-татар һәм рус телләрендә халык биюләре, җырлары, Ватан турында шигырьләр укып, чын бәйрәм иртәләре оештырылды. Балалар, кулларына байраклар тотып, горурланып марш атладылар, халык традицияләренә нигезләнгән эстафета һәм уеннарда катнаштылар.

«Мондый бәйрәмнәр-бала шәхесенең фундаментында мөһим кирпеч ул, - дип саный балалар бакчаларының берсе мөдире. - Республикабызның символларын хөрмәт итү аша без балаларда үз тарихыбызга, мәдәниятебезгә, ахыр чиктә үзебезгә дә хөрмәт тәрбиялибез. Балаларның күзләрендәге ялтыравыкны, аларның эчкерсез шатлыгын һәм кызыксынуын күреп, туган Татарстанга мәхәббәт орлыкларының уңдырышлы туфракка эләгүен аңлыйсың». 

Бәйрәм күңелле һәм якты гына түгел, чын-чынлап берләштерүче дә булды. Ул патриотлык һәм үз ягы өчен горурлык хисенең яше булмавын тагын бер кат исбат итте. Һәм нәкъ менә шундый ихлас, балаларча мәхәббәттән зур һәм якты хис — үз ватаныңа мәхәббәт башлана. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев