Төтен юлының төзексез булуы түбәгә ут кабуга китергән
«Тогаево» бакчачылык ширкәтендә бакча йортының түбәсе яна. Ике катлы йорт мич белән җылытуга көйләнгән була. Төтен чыгу юлыннан түбәгә ут капканын хуҗа кеше сизми дә кала. Ялкынны күршеләре күреп ала һәм янгын сүндерүчеләрне чакыра. Тикшерүчеләр утны төтен юлының төзексез булуы аркасында чыккан дип билгелиләр. Круглое Поледа берүзе генә яшәүче 51...
«Тогаево» бакчачылык ширкәтендә бакча йортының түбәсе яна. Ике катлы йорт мич белән җылытуга көйләнгән була. Төтен чыгу юлыннан түбәгә ут капканын хуҗа кеше сизми дә кала. Ялкынны күршеләре күреп ала һәм янгын сүндерүчеләрне чакыра. Тикшерүчеләр утны төтен юлының төзексез булуы аркасында чыккан дип билгелиләр.
Круглое Поледа берүзе генә яшәүче 51 яшьлек инвалид ир-атның мунчасына ут каба. Көндез ул чиләк белән суга китә. Кайтуына ихатасында янгын сүндерүчеләрне күрә. Ут өй түбәсенә дә зыян китерә. Янгын төзексез электр чыбыкларыннан чыккан дип фаразлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев