ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына ведомство бүләкләрен гамәлгә кую хокукы бирелде. Татарстан Министрлар Кабинетының тиешле карарларын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады, дип хәбәр итә Татар-Информ.
Хәзер ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, төбәк Хөкүмәте белән килешеп, ведомство бүләкләре һәм аерым билгеләр булдыра ала, шулай ук алар белән министрлык хезмәткәрләрен һәм «билгеләнгән өлкәдә эшчәнлек алып баручы башка затларны» бүләкли алачак.
Үз чиратында, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы да шундый ук шартларда ведомство бүләкләрен гамәлгә куярга хокуклы. Бүләкләнүчеләр арасында министрлык һәм аңа караган учреждение хезмәткәрләре генә түгел, ә «урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә бурычларны хәл итүгә ярдәм итүче башка затлар» да булырга мөмкин.
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»
Комментарии
Без имени
0
0
данлыклы совет чорларында бу гадати хэл иде...