Яңалыклар

Тәҗрибә уртаклашырга – Венгриягә 

Районда терлекчелек продукциясен арттыру, нәсел яхшырту буенча житди эш алып барыла.

Апрель башында район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы белгечләре делегациясе терлекчелек тармагында алдынгы технологияләрне өйрәнү өчен Венгриягә барачак. Соңгы елда районда нәселле терлекләр аерым иътибарда. Районның өч предприятисе – «Ирек» хуҗалыгы, «Тукай азык-төлек корпорациясе», Миңнехуҗин крестьян-фермер хуҗалыгы Венгриядән нәселле таналар алып кайтты. «Гигант», «Ярыш» һәм Сәйдәшев исемендәге хуҗалыклар да киләчәктә венгр таналарын кайтартырга уйлый. 

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев