Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәрбиядән яраладыр тәрбия

Ана белән бала арасындагы мәхәббәт – иң садә, иң ихлас ярату ул. Бөтен дөньясы сине ташлаганда, кире какканда да Ана сине ташламас, кочагына алып юатыр, ярдәм кулын сузар, сулышы-тыны белән сине җылытыр, чирләреңне үзенә алыр дәрәҗәдә янар-көяр. 

Өч хатын-кыз урамдагы сиртмәле коедан су ташыйлар икән. Уйный-уйный әлсерәгән малайлар, су эчәргә дип, йөгерешеп әниләре янына – кое каршына киләләр. Аналар бер мәлгә туктап, уллары белән сөйләшәләр, бераз хәл җыялар, ә малайлар салкын су эчеп сусыннарын басалар. Шунда малайларның берсе, иелеп, әнисенең битеннән үбеп ала да, авыз эченнән нидер көйли-көйли чабып китә. Икенчесе әнисеннән: «Арымадыңмы, әнием?» – дип сорый һәм дусты артыннан йөгерә. Өченчесе, дәшмичә генә, әнисе кулыннан сулы чиләкләрне алып өйләренә таба атлый.
Нәкъ шул чагында, кое яныннан авылның аксакалы узып бара икән. Аналар һәрберсе уллары белән үзләренчә горурлык хисләре кичереп: «Хөрмәтле аксакал, әйт әле, кайсыбызның улы акыллырак һәм матуррак?» – дип сорыйлар. Аксакал: «И-и, аналар, монда мин бары тик бер генә ананың улын күрдем», – дип җавап бирә. 
Кадерле әти-әниебезне, газиз балабызны, сөйгән ярны, туган җирне яратам дип сүз белән белдерәбез. Ә нәрсә соң ул ярату? Бу – мәңгелек сорау. Аңа төп-төгәл генә җавап биреп тә булмас кебек. Шулай да хикмәт ияләре бу серле дә, олы да хис хакында фикерләрен язып калдырганнар. Ярату хәрәкәтнең чыганагы. Яратуның күзе, колагы, аяк-куллары бар. Тиешле вакытта кешенең хәсрәтен күңел күзең белән күреп, аһ-зарларын ишетеп, кулыңнан килгәнчә ярдәмгә ашыгу ул. 
Яратуны, ихтирам итүне сүз белән әйтү дә кирәк, билгеле. Шул рәвешле кешенең күңелен күтәрү дә изгелек. Ләкин тиешле вакытта һәм тиешле урында ярдәм кулын сузу, кайгыларын уртаклашу, шатлыкларын бүлешү яратуны раслаучы эш-гамәлләр булып тора. Менә шул инде ул хәрәкәтнең чыганагы. Ягъни кеше яраткан кешесенә таба адым ясый, хәрәкәт итә – күңеле белән дә, аяк-кулы белән дә, кирәк булса, матди яктан да (финанс ярдәме күздә тотыла). Яратуны төрле эш-гамәлләр белән раслау хисләребезнең ихласлыгын белдерә. 
Әнисен ихластан яратучы, ихтирам итүче ир бала, риваятьтәге тәрбияле, ихластан яратучан малай шикелле, тормыш уеныннан аерылып, кырык эшен кырык якка ташлап, бизнесын бер читкә куеп, әнисе янына ашыгыр. Һәммәбезгә дә шундый лаеклы уллар, тәрбияле балалар насыйп булса иде! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев