Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төп принцип – үзбилгеләнү

Тукай районы территориясендә халык санын алуга әзерлек барышында туган мәсьәләләрне хәл итү һәм башкарма хакимият органнары эшчәнлеген көйләү максатында, район башлыгы карары белән, 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуны үткәрү комиссиясе оештырылды. 

Җәлеп ителгән персонал – вәкаләтле вәкил һәм инструктор – халык арасында йөреп чыгу һәм сораштыру үткәрү өчен йортларның адресларын барлап, исемлек, ягъни мәгълүмат базасын формалаштырды. Әлеге персонал Яр Чаллы шәһәре башкарма комитеты тарафыннан бирелгән урында – Яр Чаллы статистика бүлеге урнашкан бинада эшли. 
2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуны оештыру планын әзерләү этабы тәмамланды. Оештыру планы нигезендә район 13 халык санын алу һәм 78 санау участогына бүленде. Хәзерге вакытта алда торган бурыч – 43 мең кешене сораштырып чыгу. Бер җан исәбен алучыга уртача 550 кеше туры килә. Җанисәп алуга һәм халык санын алу участогында күзәтчелек итүгә барлыгы 100 кеше җәлеп ителәчәк. Алар барысы да килешү нигезендә эшләячәк, алдан әзерлек һәм тикшерү тесты узачак. Билгеле, персонал кабул иткәндә төрле сораштырулар һәм социаль-демографик тикшеренүләр үткәрүдә тәҗрибәсе булган кешеләргә өстенлек биреләчәк. Төп шартлар һәм таләпләр – хөкем ителмәгән, РФ гражданлыгына ия, 18 яше тулган, планшетлы компьютерда эшләү күнекмәсенә ия, кешеләр белән аралашу осталыгына ия, игътибарлы, грамоталы булу.
Җанисәп алу аноним, мәгълүмат махсус программалы планшетлы компьютерга кертелә.
Халык санын алуның төп принцибы – үзбилгеләнү. Җавап бирүчедән бернинди документ та соралмый. Кешенең исеме, аның керемнәренең күләме һәм милке турында сораулар юк, җанисәп алучы кешенең шәхесенә кагылмый торган мәгълүматны электрон формада теркәп куя. Бу мәгълүматлар салым органнарына, пенсия фондына яки башка ведомстволарга тапшырылмый. Моңа кадәр мәгълүматның читкә чыгу очраклары булганы да юк әле. 
Җанисәп үткәрү нәтиҗәсендә һәр кеше илебездә ничә кеше һәм нинди милләт халыклары яшәве турында төгәл саннарны белеп кенә калмыйча, үзе яшәгән төбәктә, шәһәрдә яки авылда бара торган социаль-икътисади процессларны да күрә алачак. 
 Цифрлы технологияләрне гамәлгә кертү җанисәп алуны уңайлырак итә – сорауларга җавапларны, халык санын алучы вәкилне яки инструкторны көтеп тормыйча, «Госуслуги» порталында мөстәкыйль рәвештә тутырырга була. Халык санын алу участокларына, күпфункцияле үзәкләргә барып та җанисәп алуда катнашырга мөмкин. 2019 елда сынау рәвешендә уздырылган халык санын алуда катнашкан кешеләрнең 52 проценты «Госуслуги» порталында интернет-җанисәп үткәрүгә өстенлек бирү яклы булуын белдергән.

Гөлназ ШӘЙХУЛЛИНА, 
Яр Чаллы статистика бүлеге башлыгы урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев