Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түләүсез юридик ярдәм күрсәтәләр

24 мартта «Россия юристлары ассоциациясе» бөтенроссия күләмендә халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрә. ТРда бу көнне Россия Президентының Татарстандагы кабул итү урынында, «Бердәм Россия» партиясенең региональ җәмәгать кабул итү урынында, ТР Җәмәгать кабул итү палатасында, «Бердәм Россия» партиясенең район (шәһәр) бүлекчәләрендә, шулай ук Россия юристлары ассоциациясенең Казан, Әлмәт һәм...

24 мартта «Россия юристлары ассоциациясе» бөтенроссия күләмендә халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрә. ТРда бу көнне Россия Президентының Татарстандагы кабул итү урынында, «Бердәм Россия» партиясенең региональ җәмәгать кабул итү урынында, ТР Җәмәгать кабул итү палатасында, «Бердәм Россия» партиясенең район (шәһәр) бүлекчәләрендә, шулай ук Россия юристлары ассоциациясенең Казан, Әлмәт һәм Бөгелмә шәһәрләрендәге түләүсез юридик ярдәм күрсәтү бүлекчәләрендә - барысы 56 пунктта 8.00-16.00 сәгатьләрдә кабул итүләр узачак.

Халыкның сорауларына ТР Юстиция министрлыгы, Прокуратура, Конституцион суд аппараты, РФ Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасындагы идарәсе, суд приставлары федераль хезмәте, адвокатлар, нотариуслар, Россия Юристлар ассоциациясе вәкилләре җавап бирәчәк.

Түләүсез консультация алу урыннарының адреслары, телефон номерлары 20 марттан соң Россия юристлары ассоциациясенең региональ бүлеге сайтында alrf16.ru билгеле булачак. Элемтә өчен телефон: (843) 223-07-83.

Бу көнне районда да кабул итү оештырыла. Тукайлылар 8.00-16.00 сәгатьләрдә Яр Чаллы шәһәре, ГЭС бистәсе, Есенин тыкрыгы, 1нче йорт (социаль яклау идарәсе бинасы) адресы буенча партиянең җирле бүлегенә мөрәҗәгать итә алалар. Телефоннар: 71-39-75, 70-16-35.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев