Әти-әни кайгырмагыз, мин яхшы хезмәт итәм!
Ватанны саклау - ир-егетнең изге бурычы. Элек-электән шулай килгән. «Батыр егет - ил күрке» дигән гыйбарә бар. Бүген яшьләр армиядә хезмәт итүне намус эше дип саный. Минем язмамның геройлары исә нәкъ шундыйлардан. Һичшиксез, әлеге егетләребез олы ихтирамга лаек. Алар илебезнең чикләрен, безнең тыныч тормышыбызны уяу саклыйлар.
Язмамны сыйныфташым Илназ Гыйльмияровтан башлап китәсем килә. Теләнче Тамак авылы егете ул. Мәктәп елларыннан ук спорт белән дус булды, көрәш белән мавыкты. Физик яктан нык, көчле ул. Мәктәпне тәмамлагач, Кама икътисади-төзелеш көллиятенә укырга керде. Белгечлеге буенча - прораб (төзү эшләрендә турыдан-туры җитәкчелек итүче кеше). Көллиятне тәмамлау белән армия сафларына чакырылды. Бүгенге көндә Мәскәү өлкәсендә Кызыл Байраклы гвардия армиясендә хәрби бурычын үти. Хәрби хезмәтне ничек үтүе турында Илназның әнисе - Илиза ханымнан сораштым.
- Илназ хезмәтеннән канәгать, бу безнең өчен бик зур шатлык. Улым рухи һәм физик яктан нык, сабыр, тәвәккәл. Әлеге уңай сыйфатлары армия хезмәтендә күп кенә кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итәр дип уйлыйм. Шалтыраткан саен: «Әти, әни кайгырмагыз, барысы да тәртиптә», - ди ул. Исән-сау кайтсын гына инде балакаем, - диде ул миңа.
Тагын бер Ватан алдында бурычын үтәүче егет - Григорий Семенов. Ул Новотроицкое авылыннан. Гриша турында аның сеңлесе Лизадан «Вконтакте» социаль челтәре аша белештем.
- Абыем армиягә барудан курыкмады, үз теләге белән китте. Хәзерге вакытта ул Всеволожский районы Вагановка поселогында хәрби һава гаскәрләрендә хезмәт итә. Армиягә китәр алдыннан Кама дәүләт автомеханика техникумын тәмамлап, диплом яклады. Аны озату кичәсенә барлык дуслары, сыйныфташлары җыелды, бик зурлап озаттык. Аны биредә сөйгән кызы Лариса көтә. Абыем физик яктан бик көчле, хәрби хезмәт вакытында да үзлегеннән спорт белән шөгыльләнә. Өйгә һәрдаим шалтыратып тора, бер дә зарланмый, «миңа ошый монда» ди ул. Исән-сау әйләнеп кайтсын гына, белгечлеге буенча эшкә урнашырга ниятли. Бырыбыз да юксынабыз, сагынуның чиге юк. Хезмәте тәмамланырга 95 көн генә калып бара, зарыгып көтәбез!
Ватанны саклаучылар арасында авылдашым, Казаклар авылы егете - Рәмис Рәхимов та бар. Егет турында аның энекәше Илфат белән сөйләштем.
- Абый Чаллы шәһәрендә урнашкан Казан федераль университетының социаль-гуманитар бүлеген тәмамлады. Белгечлеге буенча эшләргә өлгермәде. Декабрь аенда абыйны армия сафларына озаттык. Свердловск өлкәсендәге мото-укчы гаскәрләренә эләкте ул. Күптән түгел хәрби антын кабул итте. Әлеге тантанага әти белән әни дә бардылар. Район йөзенә кызыллык китермәскә, ил алдындагы бурычын намус белән үтәргә ант бирде ул.
Теләнче Тамак авылыннан тагын бер солдат егетебез - Вячеслав Шәрипов. Славаның хәл-әхвәле турында апасы Оксанадан кызыксындым.
- Энекәшем Слава Сарман аграр көллиятен тәмамлагач, бер агрофирмада оператор булып эшләде. Яшь булуга карамастан, гаилә корырга өлгерде. Биредә аны хатыны Фәнисә һәм мәхәббәт җимешләре, уллары Ильяз көтә. Слава хәзерге вакытта Свердловск өлкәсе Камышовский районы Порошенко поселогында хезмәт итә. Танк гаскәрләренә эләкте ул. Шалтыраткан саен барча якыннарын, аеруча улын сагынуын әйтә. Аның өчен кайгырмавыбызны сорый, бар да яхшы дип хәбәр итеп тора.
Бүгенге көндә шулай ук Күзкәй авылыннан да хезмәт итүче егет бар. Ул - Ильяс Рәхмәтуллин. Аның турында редакциябезгә Күзкәй авылы китапханә мөдире Тәнзилә Шәйхнурова язып җибәрде.
- Ильяс Казан аграр университетының техник хезмәт күрсәтү бүлеген тәмамлады. Армия сафларына чакырылу белән бер дә уйламыйча китте Ильяс. Бүген Омск шәһәрендә һава десанты гаскәрләренең өйрәнү үзәгендә хезмәт итә. Күптән түгел әнисе Гөлфирә ханым ант кабул итү тантанасына барып, улы өчен бик шатланып кайтты. Әллә кечкенәдән үк хезмәт яратып үскәнгә, зарлануның ни икәнен белми Ильяс. Сагынуга вакыт калдырмыйча, Ватанны саклый авылыбыз егете. Үзенең хатларында, армиягә барырга җыенган егетләргә алдан ук үзләрен физик яктан чыныктырырга, ныклап әзерләнергә, әйбәт укырга киңәш итә.
Ил барында егет хур булмас, диләр. Илебез сагында торучы кыю, курку белмәс егетләребез барында илебез халкы тыныч йоклар, күгебез гел аяз булыр. Әтиләре, абыйлары үрнәгендә патриотик рухта тәрбияләнгән яшь егетләребез хәрби хезмәтләрен үтәгәндә үзләрен яхшы яктан гына күрсәтерләр, исән-имин, хәвеф-хәтәрсез әйләнеп кайтырлар дип көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев