Тәүге нәтиҗәләр бәрәкәтле булсын
Район ветераннары һәм инвалидлары оешмасының берләштерелгән пленумы узды. Берничә ай элек әлеге оешмалар җитәкчесе итеп сайланган Галимҗан Зарипов үткән елга, аеруча үзе эшли башлаган 15 октябрьдән 31 декабрь аралыгындагы оешма эшчәнлегенә хисап тотты.
Шушы кыска гына вакытта байтак спорт ярышлары оештырылган, ветеран һәм инвалид спортчыларыбыз ярыйсы гына уңышларга ирешкәннәр. Бу чорда оешманың үтемле бер чарасы турында әйтәсе килә. Ул урын өстендә ятучы, шулай ук олы яшьтәге ветераннар һәм инвалидларның фатирларына барып, тормыш хәлләре һәм ни-нәрсәгә мохтаҗ икәнлекләре турында белешеп, ярдәм оештыру. Галимҗан Зарипов бу хакта бәйнә-бәйнә сөйләп, киләчәктә мондый игелекле чараның даими гамәлгә ашырыласы турында әйтте. Ветераннар авыл җирлекләре тормышында җитди эшләр башкаралар, яшьләрне тәрбияләүдә, авылларны төзекләндерүдә, зиратларны карап, тәртиптә тотуда башлап йөриләр. Бу эшләр киләчәктә дә дәвамлы булачак.
Чыгыш ясаучылар Иске Абдул, Калмия, Комсомолец авыл җирлекләре башлангыч оешмалары җитәкчеләре Клара Хөсәенова, Назыйф Кашбелов, Надежда Галицкая үз оешмаларындагы эш тәҗрибәсе белән таныштырдылар, авыл җирлекләрендә күп төрле чараларны үтәүдә ветераннар эшчәнлеген үрнәк итеп куйдылар, эшне тагын да җанландыруга тәкъдимнәрен әйттеләр.
Ветераннар турындагы кануннарга өстәмәләр һәм положениеләрне аңлатып, социаль яклау идарәсе башлыгы Гөлнара Шәфыйкова, район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Резидә Мөхәммәтшина чыгыш ясадылар. Ветераннар шулай ук мәдәният бүлеге башлыгы Алсу Җаббарова һәм мәшгульлек, хезмәткә урнаштыру үзәге башлыгы Татьяна Сиврюк чыгышларын кызыксынып тыңладылар. Җитәкчеләр ветераннарның күп төрле сорауларына җаваплар бирделәр.
Пленумда район башлыгы Васил Хаҗиев катнашты һәм чыгыш ясады. Ул ветераннарның тынгысыз хезмәтенә, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек чорында башкарылган эшләргә зур рәхмәтен әйтте. Районда мөселманнар һәм православие динен тотучы кешеләр яши торган авыллар булуын искә алып, һәр ике динне тотучыларга бер тигез дәрәҗәдә ихтирамлы карашта торып, эш алып барырга кирәклеген әйтте. Бу яктан ветераннарның уяу һәм сизгер торып эшләве мөһим. Шул ук вакытта зиратларыбызны карап, чистартып, тәртиптә тотуны да ветераннардан башка күз алдына китереп булмый. Аларның бу өлкәдә дин әһелләре белән кулга-кул тотынып эшләве, авылның рухи йөзен матурлавы, баетуы кирәк, диде район башлыгы ветераннарга мөрәҗәгать итеп. Димәк, җиңне ныграк сызгану сорала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев