Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Терлек азыгын китереп бирделәр

Абзар янына өелгән печән рулоннарына карап тордым да, элекке заманнар искә төште. Шәхси хуҗалык малларына печән басуыннан билгеле бер мәйданны үлчәп бирәләр иде. Аннан соң инде шул мәйданчыктагы печәнне чабып бирүчене эзлисең. Бу эш башкарылгач, басуга барып чабылган печәнне әйләндерә-әйләндерә киптерәсең. Авылга якын басудан бирсәләр сөенәсең инде. Аннары шул кышлык мал азыгын ишегалдына кайтару өчен кемнәргә генә ялынмыйсың?! Транспортын табарга, төяшергә, кайткач абзар түбәсенә мендерергә яки бакчада эскерт ясап кую өчен кеше табарга кирәк. Шәһәрдәге балаларны, туган-тумачаны, эшләреннән бүлеп, чакырып кайтарасың.

Соңгы елларда безнең «Ярыш» хуҗалыгы җитәк-чесе Рәсим Шәйхаттаров бу мәсьәләне эшчеләре өчен бик уңайлы хәл итә. Хуҗалык малларына азыкны хәстәрләп бетерү белән кемгә күпме терлек азыгы кирәклеген ачыклап исемлек төзиләр дә, печән рулоннарын ишегалдына китереп, махсус төягеч белән өеп китәләр. Быел да ул рулоннарны таратканда бәйрәм кебек булды. Яраткан газетабыз аша Рәсим Мансуровичка барыбыз исеменнән рәхмәт әйтәсе килә.
Һава шартлары уңай торганда, кыска гына вакыт эчендә хуҗалык терлекләренә дә азыкны сыйфатлы итеп, мулдан әзерләделәр. Марат Мәрдәнов, Динар Хәмәтов, Ленар Әгъләмов, Рафис Хәмәтов, Геннадий Федоров вакыт белән исәпләшми эшләделәр. Уртак тырыш-лыкның нәтиҗәсе дә әйбәт: Җитәрлек күләмдә сенаж салынды, менә дигән печән әзерләнде, күпьеллык үлән рулоннары фермалар янына кайтарып өеп куелды. 

Илгизә Нуруллина, Күзкәй авылы. 

/ ФОТО Ирина Гариповадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев