Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Теләнче-Тамак авылы мәктәбендә ремонт эшләре ахырына якынлаша

Район җитәкчелеге Теләнче-Тамак авылында мәктәпне капиталь ремонтлау барышын тикшерде.

Уку елы тәмамлану белән бина тулысынча төзүчеләр карамагына тапшырылган, һәм эшләр график буенча бара.

Мәктәпне төзекләндерү эшләре бүгенге көндә 65 проценттан артык үтәлгән. Район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, архитектура һәм халыкны тормыш эшчәнлеге белән тәэмин итү буенча урынбасары Динис Вәлиуллин белдергәнчә, киләсе атнадан төзүчеләр мәктәпнең икенче һәм өченче катларында тулы куәткә эшкә керешәчәк. Бу ай эчендә барлык төп эшләрне төгәлләү күздә тотыла.

Әлеге объектта эш күләме дә, финанслау күләме дә зур түгел. Шуңа күрә подрядчы – «Уральский камень» компаниясе – ремонтны якын арада тәмамларга планлаштыра.

Районда ремонтланучы барлык мәктәпләрне тапшыру вакыты исә 1 августка кадәр дип билгеләнгән. Җитәкчелекнең төп максаты — эшләрне сыйфатлы итеп һәм билгеләнгән вакытта төгәлләү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев