Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Театрның яңа бинасы ачылды

9 сентябрьдә Чаллы шәһәрендә Аяз Гыйләҗев исемендәге Татар дәүләт драма театры ачылды. Театрның тамаша залы 300 урынга исәпләнгән. Зал бизәлешендә дизайнерлар татар милли орнаментын кулланган. Бинаның икенче катында театр музее урнашкан.

Театр бинасында шулай ук яшьләр үзәге булдырылачак, аның эшенең төп юнәлеше заманча татар сәнгатен үстерү булачак. Биредә әдәби һәм театраль студияләр, режиссерлар остаханәсе, музыкаль лаборатория урнашачак.
Чаллы татар дәүләт драма театры – Татарстанда иң яшь театр коллективларының берсе. Аңа 1990 елның 21 декабрендә нигез салынган. Театрга Аяз Гыйләҗев исеме бәйге нәтиҗәләре нигезендә бирелде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев