Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түбән Суыксуда мәктәпнең актив укучыларын бүләкләделәр

Түбән Суыксу авылында узган халык җыенында тырышлыклары, сәләтләре белән җирлекне таныткан укучыларны бүләкләү аерата истә калырлык, һәркемнең күңеленә үтеп керерлек мизгел булды. Мәктәпнең 10нчы сыйныф укучысы Нәзлия Шәймәрдәнова рус теле фәне буенча үткәрелгән республикакүләм олимпиадаларда һәрдаим җиңүгә ирешә, бик күп конкурсларда актив катнаша. Зәринә Вәгыйзова да, әле 6нчы сыйныфта гына...

Түбән Суыксу авылында узган халык җыенында тырышлыклары, сәләтләре белән җирлекне таныткан укучыларны бүләкләү аерата истә калырлык, һәркемнең күңеленә үтеп керерлек мизгел булды. Мәктәпнең 10нчы сыйныф укучысы Нәзлия Шәймәрдәнова рус теле фәне буенча үткәрелгән республикакүләм олимпиадаларда һәрдаим җиңүгә ирешә, бик күп конкурсларда актив катнаша. Зәринә Вәгыйзова да, әле 6нчы сыйныфта гына булуына карамастан, шактый уңышларга ирешкән. Аеруча спорт өлкәсендә район күләмендә призлы урыннар яулаган. 8нче сыйныфта укучы Әдилә Мортазина исеме газета укучыларга да яхшы таныш. Кыз республика күләмендә үткәрелгән «Кечкенә мисс» конкурсында җиңеп танылган иде. Аның районда да күп бәйгеләрдә катнашуын, мәктәпнең лидеры, яхшы укучы булуы әйтелде җыенда.

13 укучы төрле фәннәр буенча бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләр булдылар, дип билгеләп үтте җирлек башлыгы Наис Сәйфетдинов. Шундыйлардан ул Нәзлия Шәймәрдәнова һәм Зәлия Ихсанова исемнәрен атады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев