Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тату күршеләр

Әйе, татар халкы, чыннан да көчле дә, дәртле дә, ниндидер яңалык уйлап табарга оста да халык. Хәзер капка төбенә чыгып утыру, күршегә күрше керү, аралашу бетеп бара, телевизор, телефоннарга кереп киттек, дибез. Ә бит  бу үз- үзебезгә бикләнү  бары үзебездән тора.  Хәл-әхвәл белешеп, кич утырып бәйләм бәйләп, тугәрәк өстәл артына җыелышып тәмле хуш исле чәйләр эчеп, күрше-күлән белән аралашып, чөкердәшеп яшәүләре үзе рәхәт бит, җәмәгатъ. Менә шушындый тату, рәхәт итеп яшәуче күршеләр турында сузем.

Иске Дөреш авылының Ленин урамында, халык телендә әйтсәк, тубән очта яшәүче күршеләр кичке якта капка төбенә өстәл чыгарып куйганнар да, өстәл тирәли түгәрәкләнеп утырганнар hәм рәхәтләнеп чәй эчәләр.  Әйе, эйе, урамда, капка төбендә чәй эчәләр. Ә өстәлдә ниләр генә юк, яшь бәрәнге дә, тәмле итеп кыздырылган кабачки да, булары чыгып торган коймак, яшел суган белән йомырка бөккәне дә, шомырт пирогы, тәмле итеп әзерләнгән кайнатмалар, бакчадан өзеп кенә алган кыяр- помидорлар, кузаклы борчакка хәтле бар. 
-Без ел да шулай капка төбе чәе эчәбез,- ди Иске Дөреш авылында 40 ел авылдашларына медицина хезмәте курсәткән фельдшер-аккушерлык пункты мөдире, хәзер инде лаеклы ялда, бик тә хөрмәтле кешебез Рәмзия апа Мухаметова. Әнкәйдән өйрәнеп калынган рецепт, ди, тәмле коймак аныкы. Отставкдагы милиция майоры- Җәмилә апа Ризванова да бар күршеләр арасында.(Бу бәйрәмнең исемен Җәмилә апа “Тату күршеләр бәйрәме ” дип атады, һәм бу миңа бик ошады, язмама исем дә уйлап торасы булмды.) Бик куп еллар авылыбыз клубында эшләгән Фәнүзә Хатипова, сату-алу өлкәсендә халыкка хезмәт күрсәтүче тәмле телле, ачык йөзле Ландыш Гиниятуллина, ипле генә, йомшак кына сөйләшүче Хәния апа, проблемаларны хәл итәргә һәрвакыт әзер торучы Рамилә апа Хазиевалар түгәрәкләнеп утырганнар да рәхәтләнеп чөкердәшәләр. Әле урамнан үткән кешеләрне дә чәй өстәленә чакыралар. Татар халкының, авыл халкының киң күңеллелеге, гадилеге менә шул инде ул. Хәния апаның оныгы белән Ладышның кызлары, икесе дә Илүзә исемле икән, күрше апаланына чәйне кайнарлап кына тордылар. Арабызда бердән- бер егет, шулай ук бик хөрмәтле кешебез, Ильгизәр абый белән Рәмзия апаның уң кулы, авылыбызның яшь хәзрәте Ильназ Мухаметов. Сөйләргә ярата Ильназ, ә без аны тыңларга яратабыз. Кечкенә генә мәҗлес ахырында моңлы да, янгыравыклы да тавышы белән  Коръән аятләреннән сүрәләр укыды ул. Шул вакытта Солтан Мәчетендә әйтелгән Азан тавышы янгырады. Ул – авылыбызнын мәэзине, Гиздулла абый Валиуллин иде. Хөрмәтле газета укучыларыбызга Гиздулла абыйның кем икәнен анлатып язып тору кирәк түгел, минемчә.(Аның хезмәтләре, кешелеклелеге, кечелеклелеге  турында яза башласам, туктый алмам кебек, чөнки.) Күз алдына китердегезме, хөрмәтле укучыларым. Кичке тынлыкны ярып авыл өстендә Азан тавышы. Моннан да ныграк матурлык,  моннан да ныграк рәхәтлек, җанга тынычлык, илаһи ләззәт бирүче моң юктыр ул. Менә шундый күңелле дә, рәхәт тә кичләр татар халкына хас күркәм йолаларны яңартуның башлангычы булсын иде. Күршеләребезне, авылдашларыбызны хөрмәт итеп, күрше хакын хаклап яшәүне һәммәбезгә дә Аллаһы Тәгалә насыйп кылса иде. Күрше хакы –Тәңре хакы. Күршеләр белән дус-тату яшәргә, низагларга кермәскә, аның хакын хаклап яшәргә язсын!


Ләйсән Миннахметова, Иске Дөреш авылы мәдәният йорты директоры.
/Автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев