2026 елның 1 маеннән Кама елгасы буйлап пассажирларны йөртү яңадан башлап җибәрелә, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты.
Шул көннән башлап, Казан — Чаллы маршруты буенча теплоходлар һәр атнаның җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә, Кама Тамагы, Чистай, Алабуга һәм Түбән Кама шәһәрләрендә тукталышлар ясап йөриячәк. Сәяхәтне Казаннан да, Чаллы шәһәреннән дә башлап җибәрергә, теләгән тукталышта төшәргә мөмкин.
Бортта буфет эшләячәк, ә билетларны рәсми сайт аша, Казан елга портындагы кассадан яки турыдан-туры суднода сатып алу мөмкин.
Нет комментариев