Татарстанда Дәүләт алкоголь инспекциясенең бүлек башлыгы ришвәт алган
Ул тоткарланган һәм әлегә йорт арестында.
Татарстанда ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының УЭБиПК һәм Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең төбәк идарәсе хезмәткәрләренең уртак гамәлләре белән Дәүләт алкоголь инспекциясе бүлеге башлыгы тоткарланды. Аны алкогольгә лицензия рәсмиләштерүдә ярдәм иткәне өчен ришвәт алуда шикләнәләр.
«Татар-информ» га ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, агымдагы елның маенда 49 яшьлек ир-ат һәм әлегә ачыкланмаган башка инспекция хезмәткәрләре 150 мең сум акча алган. Бу акчага алар эшмәкәргә закон тарафыннан билгеләнгән тәртипне урап узып, алкоголь әйләнешенә лицензия алырга ярдәм итәргә вәгъдә иткәннәр.
Тоткарланучыга карата «алдан сүз куешкан затлар төркеме тарафыннан зур күләмдә ришвәт алу»маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү вакытында суд аның өчен йорт аресты рәвешендә чик кую чарасын сайлаган.
Чыганак: Татар-информ
ФОТО: Вечерняя Каазань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев