Бүген, 12 майда республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, дип хәбәр итә синоптиклар.

Кайбер урыннарда бераз яңгыр явып үтәчәк. Көндез аерым районнарда яшенле яңгыр булуы ихтимал. Җил көньяк-көнчыгыштан 6–11 м/с белән исәчәк, кайбер урыннарда көчәйгәндә 15–17 м/с кадәр җитүе көтелә. ТР Гидрометеорология үзәге белгечләре әйтүенчә, төнлә һава температурасы +6..+11˚ булачак, ә көндез +19..+24˚ кадәр җылытачак.
Нет комментариев