Татарстанда атна уртасында җылытачак
Чәршәмбе көндез температура 18 градуска кадәр күтәреләчәк.
Татарстанда атна уртасында янә җылытачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Чәршәмбе, 7 октябрьдә һәм пәнҗешәмбе, 8 октябрьдә Татарстанга җылы атмосфера фронты киләчәк, урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин.
Көньяк һава агымы җылы алып киләчәк, төнлә температура +3…+8 градус, ә көндез +13…+18 градус булачак.
Җомга, 9 октябрьдә һәм шимбә, 10 октябрьдә, җылы антициклон йогынтысы сакланачак. Төнлә һава температурасы +4…+9 градус, ә көндез +14…+19 градус булачак, дип фаразлый метеорологлар. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/05-10-2020/tatarstanda-atna-urtasynda-ylytachak-5776560
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев