26 сентябрьдә республика халкын спорт бәйрәме көтә. Татарстанның шәһәр һәм районнарында төрле яшьтәге кешеләр йөгерү дистанцияләренә чыгып, массакүләм ярышларда катнаша алачак.
26 сентябрьдә республикада массакүләм спорт ярышлары узачак. Бу көнне «Татарстан кроссы – 2026» һәм «Милләтләр кроссы» Бөтенроссия йөгерү көне оештырылачак. Чаралар Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында үткәрелә.
Йөгерүдә төрле яшьтәге кешеләр катнаша ала. Муниципалитетларда катнашучылар өчен массакүләм стартлар һәм мәдәни-күңел ачу программалары әзерләнә. Ярышларга укучыларны, студентларны, шулай ук предприятиеләр һәм оешмалар хезмәткәрләрен җәлеп итү планлаштырыла.
Республика Хөкүмәте боерыгы нигезендә муниципалитетларга чараларны бердәм массакүләм старт һәм мәдәни программа белән уздыру тәкъдим ителгән.
Нет комментариев