Татарстанда +15 градуска кадәр җылыта
Яңалыклар

Татарстанда +15 градуска кадәр җылыта

Бүген, 27 мартта, Татарстанда һава температурасының сизелерлек җылынуы фаразлана. Бу турыда ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы күзәтеләчәк: иртән кайбер районнарда җепшек кар һәм яңгыр явуы ихтимал, ә көндез явым-төшемнәр туктый. Иртәнге сәгатьләрдә, шул исәптән Казанда да, урыны белән томан сакланачак.

Җил көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыштан секундына 3–8 метр тизлектә исәчәк. Шулай ук иртән юлларда бозлавык барлыкка килүе ихтимал.

Төнлә һава температурасы -2..+3 градус тирәсендә булса, көндез ул +7..+12 градуска кадәр күтәреләчәк, ә республиканың көнчыгыш районнарында кайбер урыннарда +15 градуска җитүе көтелә.

Н.Туганов фотосы

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев