Татарстан халкы 6 апрельдән 8 апрельгә кадәр үз тонометрларын бушлай тикшертә алачак
Росстандарт тонометрларны бушлай тикшерү буенча «Үз-үзеңә ышан! Сәламәт бул!» («Будь уверен! Будь здоров!») Бөтенроссия акциясен оештыра. Чара Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган һәм илнең барлык федераль округларында, шул исәптән Татарстанда да узачак.
Акция көннәрендә республика Стандартлаштыру, метрология һәм сынау үзәге белгечләре халыкны бушлай кабул итәчәк. Алар кан басымын үлчәү приборларын (тонометрларны) тикшерәчәк, алга таба аларны ничек дөрес итеп кулланырга икәнлеген аңлатачак.
Тикшерергә барлык төр тонометрларны — автомат, ярым автомат, механик һәм терекөмешле приборларны алып килергә мөмкин. Беләзеккә тагыла торган (запястные) модельләр генә тикшерелми.
Тикшерү пунктлары Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Чистай һәм Әлмәт шәһәрләрендә ачылачак. Кабул итү билгеләнгән график буенча 9:00дан 17:00гә кадәр алып барылачак.
Яр Чаллыда тикшерү 2026 елның 6 апрелендә «Татарстан ЦСМ» ФБУ филиалында, Җиңүгә 40 ел урамы, 61 нче йорт адресы буенча узачак.
Гражданнарны 9:00дан 17:00гә кадәр кабул итәчәкләр.
Белешмәләр өчен телефон: (8552) 20-35-64.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев