Татарстан Транспорт министрлыгында министрның яңа урынбасары билгеләнде
Ул - «Татавтодор» АҖ төзелеш буенча техник директор урынбасары Ранис Фәйзуллин.
Татарстан Транспорт министрлыгында министрның яңа урынбасары билгеләнде. Ул - «Татавтодор» АҖ төзелеш буенча техник директор урынбасары Ранис Фәйзуллин. Аның карточкасы министрлык сайтында пәйда булды.
Хәзерге вакытта Татарстан Транспорт министрлыгы белән Фәрит Хәнифов җитәкчелек итә. Яңа урынбасар белән бергә министр командасында беренче урынбасары Лилия Сафиуллина һәм министр урынбасары Марат Хисаметдинов та эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев