«Татарстан» совхозы поселогында үзара салым акчасына зират киңәйтелде
Халыктан 2014 елда җыелган үзара салым һәм аңа дәүләттән өстәп бирелгән акчага «Татарстан» совхозы поселогында күптән түгел христиан зиратын киңәйттеләр. «Акчаны соңрак файдалануның сәбәбе шунда: зират өчен өч гектардан артык өстәмә җирне рәсмиләштергәнче шактый вакыт үтте», - ди Кнәз авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова. Бүген биредә зиратны 300 метрдан артык...
Халыктан 2014 елда җыелган үзара салым һәм аңа дәүләттән өстәп бирелгән акчага «Татарстан» совхозы поселогында күптән түгел христиан зиратын киңәйттеләр. «Акчаны соңрак файдалануның сәбәбе шунда: зират өчен өч гектардан артык өстәмә җирне рәсмиләштергәнче шактый вакыт үтте», - ди Кнәз авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова. Бүген биредә зиратны 300 метрдан артык озынлыкта яңа койма белән әйләндерделәр.
Зиратны төзекләндерүдән кала, үзара салым акчасы җирлектә, нигездә, урамнарга тротуарлар салуга тотылган. Мәктәп урамында эшләнгән, хәзер тротуар Сергей Попов урамында дәвам итәчәк.
2017 ел өчен җирлек һәр теркәлгән кешедән 200әр сум үзара салым җыярга дигән карар чыгарган иде. Акчаны җирлеккә караган авыллар эчендәге юлларны ремонтлауга, балалар мәйданчыкларын төзекләндерүгә, каты көнкүреш калдыкларын җыю эшчәнлеген яхшыртуга, шулай ук ритуаль хезмәтләр күрсәтүгә, күмү урыннарын төзекләндерүгә тотарга планлаштыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев