Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Медицина профилактикасы үзәге күкрәк баласы булган әниләр өчен бәйге игълан итә

Бәйге иртәгә, 1 июнь көнне, “Болгар” радиосында туры эфирда узачак.

Татарстанның Медицина профилактикасы үзәге, 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, 1 яшькәчә күкрәк баласы булган яшь әниләр өчен “Мин күкрәк белән ашату турында нәрсә беләм?” дигән викторина-бәйге үткәрә. Бу хакта “Татар-информ”га үзәкнең матбугат сәркатибе  Наилә Абдрахманова хәбәр итте.

“Бу бәйге быел беренче тапкыр үткәрелә. Без аны “Болгар” радиосы белән берлектә, туры эфир вакытында уздырырга ниятләдек. Иртәгә, 14 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр һәм 18-19 сәгать аралыгында, эфирда әлеге тема буенча сораулар яңгыраячак. Җаваплар шалтырату һәм смс аша кабул ителә”, – диде матбугат үзәге.

Наилә Абдрахманова сүзләренчә, җиңүчеләргә ТР Медицина профилактикасы үзәгеннән истәлекле бүләкләр һәм балалар ризыклары чыгара торган билгеле оешмалардан күчтәнәч пакетлары тапшырылачак.

  •  Балаларны халыкара яклау көне 1950 елдан башлап үткәрелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев