Татарстан китап нәшрияты иң күп сатыла торган китап исемнәрен атады
Яңалыклар

Татарстан китап нәшрияты иң күп сатыла торган китап исемнәрен атады

“Яхшы сатыла торган китапларның 70 проценты – балалар китаплары”, - диде Илдар Сәгъдәтшин.

Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин иң күп сатыла торган китапларны атады. Бу хакта ул бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында әйтте.

“Быел Абдулла Алиш әсәрләре рус һәм татар телләрендә, Габдулла Тукайның “Су анасы” һәм “Шүрәле”се аерым-аерым китаплар булып чыкты. Бүгенге көндә алар иң күп сатыла торган китаплар булып тора. Моның сәбәбе – аның бәясе бик арзан. Без аны махсус шулай эшләдек. Тиражын зур итеп куйгач, бүгенге көндә аның бәясе беркем ышанмаслык 70 сум гына. Сыйфатын үзегез карап бәяли аласыз. Бу – Татарстан китап нәшриятының легендар рәссамы Байназар Әлменов рәсемнәре белән яңадан бастырылган китаплар”, - диде Илдар Сәгъдәтшин.

Татарстан китап нәшрияты директоры сүзләренчә, “Секреты татарской кухни”, “Сөембикә” альбомы, Татар тарихы, Татарстан халыклары әкиятләренә дә ихтыяҗ бар.

 

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев