Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстан бюджеты: 2026 ел башына нәтиҗәләр

Агымдагы елның ике аенда Татарстанның консолидацияләнгән бюджетына 84,5 млрд сум акча кергән. Бу күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда аз гына (0,6%ка) югарырак. Төп керемнәрнең 71,1 млрд сумы республика казнасына, ә 13,4 млрд сумы җирле бюджетларга бүленгән.

Керемнәрнең төп чыганагы булып шәхси керем салымы (НДФЛ) тора. Гыйнвар-февраль айларында 29,6 млрд сум җыелган — бу узган елдан 21,6%ка күбрәк. Үсешкә уртача хезмәт хакының артуы йогынты ясаган.

Табыш салымы буенча күрсәткечләр түбәнәйгән. Ике айда 17,8 млрд сум алынган, бу узган елгы нәтиҗәләрдән 24%ка (5,6 млрд сумга) азрак.

Бу саннарны ТР финанс министры урынбасары Алла Анфимова «Татар-информ» агентлыгында узган очрашуда җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев