Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан 2017 елның беренче яртыеллыгында сөт җитештерү буенча лидер

Агымдагы елның гыйнвар-июнь айларында Татарстанда 665,2 мең тонна сөт җитештерелгән. Татарстан 2017 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча, Россиядә сөт җитештерү буенча лидер булган. Бу хакта Росстатка сылтама белән The DairyNews хәбәр итә. Агымдагы елның гыйнвар-июнь айларында Татарстанда 665,2 мең тонна сөт җитештерелгән. Бу узган елның шул ук вакыты белән чагыштырганда,...

Агымдагы елның гыйнвар-июнь айларында Татарстанда 665,2 мең тонна сөт җитештерелгән.

Татарстан 2017 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча, Россиядә сөт җитештерү буенча лидер булган. Бу хакта Росстатка сылтама белән The DairyNews хәбәр итә.

Агымдагы елның гыйнвар-июнь айларында Татарстанда 665,2 мең тонна сөт җитештерелгән. Бу узган елның шул ук вакыты белән чагыштырганда, 3,5 процентка күбрәк.

Татарстаннан тыш Россия төбәкләре арасында топ-5тә Краснодар крае, Удмуртия Республикасы, Киров, Воронеж өлкәсе бар. Лидерлар унлыгына шулай ук Ленинград өлкәсе, Алтай крае, Мәскәү өлкәсе, Башкортстан Республикасы һәм Свердлау өлкәсе кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев