Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәрбиядән башланадыр тәрбия

Районыбызның иң яхшы мәктәпкәчә учреждение хезмәткәрләре “Ел тәрбиячесе” республика конкурсының муниципаль этабы финалында үзләренең белемнәрен, осталыкларын, сәләтләрен, сәләтләрен күрсәттеләр.

Коллегалардан өйрәнергә, үзләре өчен яңа нәрсәләр алырга, көч сынашырга һәм һичшиксез, абруйлы конкурста җиңәргә, Бәтке авылының “Аленушка” балалар бакчасына районның төрле почмакларыннан алты финалга үткән тәрбияче килде.

Педагоглар “Ел тәрбиячесе” һәм “Туган телдә белем бирүче төркем тәрбиячесе" номинациясендә көч сынаштылар. Алар “Аленушка” бакчасы балалары белән күрсәтмә чаралар үткәрделәр.

Мусабай Заводның "Кояшкай” балалар бакчасыннан Миләүшә Ситдыйкова туган ягыбызның истәлекле урыннары турында сөйләп, Татарстан буенча онлайн-экскурсия оештырды. Әҗмәкәй балалар бакчасыннан тәрбияче Айгөл Миңнегалиева “Мин яратам сине, республикам " дигән квест-уен уздырды. Яңа поселогыннан Алинә Пономарева халык әкиятләренә багышланган материал тәкъдим итү сәләте белән җыелганнарны гаҗәпләндерде. Иске Җирекледәге “Тургай " балалар бакчасыннан Валентина Чернова да шундый ук теманы алган, аның чарасы “Әбиемнең әкиятләре”, дип аталган иде. Бәтке балалар бакчасы тәрбиячесе Анастасия Воробьева мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен “Төньяк полюска сәяхәт”дигән дәрес оештырды.

Педагог Энҗе Маннанова әзерләгән "Мультипликация – тылсымчылар иле" дигән иҗади чара жюриның аерым мактау сүзләрен яулады.
Барлык күрсәтмә дәресләр дә “Аленушка” балаларына ошады, кызлар һәм малайлар биремнәргә бик теләп җавап бирделәр, таныш булмаган тәрбиячеләр белән уеннар уйнадылар, сораулар бирделәр, хәтта “яңа” хезмәткәрләрне яратырга да өлгерделәр.

Конкурсның икенче биреме “Минем педагогик табышым” дип атала иде. Тәрбиячеләр, үз тәҗрибәләренә таянып, мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүдә инновацион формалар, методлар, технологияләр турында сөйләделәр. Бу йөкләмәне үтәү өчен нибары 10 минут вакыт бирелде. Тәрбиячеләрнең чыгышы экранда презентация белән үрелеп барды.

Аның составында Бәтке авылыннан балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Римма Минхәйдәрова, Круглое Поле бистәсеннән «Зәңгәр вагон» балалар бакчасының тәҗрибәле педагогы Гөлсинә Фәссахова һәм мәгариф идарәсе методисты Ләйсән Сперанская бар иде. Аларны район башлыгы Фаил Камаев катнашында Яңа бистәдә узачак тантаналы чарада игълан итәчәкләр.

Ләйсән Сперанская, район мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә тәрбия бирү буенча методисты:

-Тәрбияче эше-кечкенә балалар белән минут саен аралашу, ул уңай эмоция бирә һәм яхшы кәеф тудыра. Балалар өчен тәрбияче-алар ышанган мөһим кеше. Конкурсантларыбызның чыгышларын бәяләгәндә без, барыннан да элек, балалар белән багланышларны җайга салуга игътибар иттек.

Һичшиксез, баланың шәхесенә карата ихтирамлы мөнәсәбәт, көн саен кичәгә караганда яхшырак эшләү теләге – менә безнең тәрбиячеләргә хас сыйфатлар. Бу сөендерә.

/Фотолар районның мәктәпкәчә учреждениеләр үзәгеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев