Тапшыруда чыгыш ясады
“Татарстан” телерадиокомпаниясенең «Җирле советлар вакыты» программасында Тукай районы Кече Шилнә авыл җирлеге башлыгы Гадел Даутов катнашты.
Тапшыруның темасы «Социаль әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итү коралы буларак гражданнарның үзара салымы» иде. Ул авыл җирлегендә үзара салым кысаларында нинди эшләр башкарылуы һәм халык арасында нинди мәсьәләләрне хәл итү турында сөйләде.
ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзәм Гобәйдуллин программаның эксперт алып баручысы буларак чыгыш ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев