Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тамашабыз уңышлы үтте

Калмия мәдәният йортында эшләп килүче «Чаткылар» театры район күләм “Битлек” бәйгесе кысаларында Фоат Садриевның «Җәмиләнен җенләнүе» комедиясен сәхнәләштерде.

Тамаша бер мизгел кебек үтеп китте, тамашачылар дәррәү кул чабып, үзешчән артистларны җылы алкышларга күмделәр, Рольләрдә Хәсби абзыйны-Әхмәтгәрәев Илһам, Шәмсия карчыкны_-Харрасова Рәмзия, Гыйлмениса карчык булып-Габидуллина Чулпан, Минлебикә карчык ролендә -Сахибҗанова Ләйсирә, Җәмилә киленне килештереп -Гыйльфанова Әлмирә, Сабит булып-Гыйльфанов Нияз,авыл советы бухгалтеры булып-Галимҗанов Раушан уйнады. Һәр берсененә үз роле туры килеп тора иде.Бар ролләрне дә яттан белүче- суфлерыбыз Гөлназ Фархутдинова һәм музыканы вакытында куеп баручы- Марат Вәлиев тамашаганың уңышына зур өлеш керттеләр. Тамашачы рәхәтләнеп көлеп, ял итеп кайтып китте. Залыбыз тулы булды, якын тирә авллардан да тамашачылар килгәннәр иде.


Ләйсирә Сахибҗанова
Фото Калмия мәдәният йортыннан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев