Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Талны яштән бөгәләр

Әҗмәкәй авылындагы «Миләшкәй» балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре җитәкчеләре өчен районкүләм семинар үтте. «Этномәдәни белем бирү шартларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларны укыту һәм тәрбия бирү» дип исемләнгән әлеге семинарда бакча мөдирләре белән бергә районның төрле балалар бакчаларында тәрбиләнүче сабыйлар, аларның тәрбиячеләре дә катнашты. Шулай ук семиинарга район башлыгы Фаил Камаев, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Әлфәт Сабиров та килгән иде. 

Берничә ел гына эшләп килүче яңа «Миләшкәй» балалар бакчасы үткән җомгада күңелле ыгы-зыгыда кайнады: берсеннән-берсе матур итеп киенгән балалар, олылар да мәртәбәле кунакларны каршы алырга әзерләнеп сүзләрен кабатлады, костюмнарын рәткә китерде. Семинарга килгән район хакиме Фаил Камаев, район мәгариф идарәсе башлыгы Әлфәт Сабировны иң элек төрле халык костюмнарынан булган сабыйлар сәләмләде. Алар татар, рус телләрендә матур итеп чыгыш ясап, кунакларга үзләренең булганлыгын, тапкырлыкларын күрсәттеләр. 
 Аннары, район җитәкчелеге, балалар бакчасы мөдирләре оештырылган күргәзмәләрдән йөреп чыкты. Алар музей, экологик тәрбия, шахмат почмагын карадылар, милли мәгариф өлкәсендә педагоглар белән кулланылучы лепбуклар (ярдәмче материаллар тупланган папкалар, кулдан ясалган китапчыклар) белән танышып, Габдулла Тукай әсәрләре буенча сәхнәләштерелгән күренешне карап үттеләр. Район башлыгы Фаил Камаевка һәм башка җитәкчеләргә шахмат почмагында икенчел чималдан ясалган шахмат фигуралары, экологиягә багышланган күргәзмә аеруча ошады.
 Музыкаль сәләмләүдән соң, семинарда катнашучылар райондагы төрле балалар бакчалары тәрбиячеләре белән әзерләнгән ачык дәресләргә керделәр. Кунаклар Кече Шилнә авылының «Колосок» балалар бакчасының югары категорияле татар теле укыту тәрбиячесе Резидә Зәйнуллина җитәкчелегендәге «Тылсымлы сандык», Күзкәй авылының «Таңбатыр» балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлнара Сәхәпованың «Язгы көн – елны туйдыра», Сосновый Бор поселогының «Солнышко» балалар бакчасы тәрбиячесе Наталья Пугачеваның «Телләрне күңелле өйрәнәбез» дип исемләнгән мастер-классларда булып, педагогларның татар, инглиз телләрен өйрәтү, милли тәрбия бирү буенча эшчәнлекләре белән таныштылар. Һәр ачык дәрестән соң, тәрбиячеләр белән сөйләшү, фикер алышу оештырылды. Шулай ук, хезмәттәшләре тарафыннан педагогларга эшләрендә ярдәм итәрлек киңәшләр, тәкъдимнәр әйтелде. 
– Балаларны кечкенәдән үк авыл кешесенә, аның хезмәтенә карата кадер-хөрмәт тәрбияләүегез бик дөрес һәм мактауга лаек гамәл. Өстәлдәге икмәкнең табыннарыбызга барып җиткәнче никадәр юл узуын белү, туган авылыңны, аның кешеләрен яратуны сугару – бик дөрес һәм кирәкле эш. Бәлки менә шул рәвешле балаларны тәрбияләү безгә үзенең уңай нәтиҗәсен дә бирми калмас: мәктәпне тәмамлап чыгучы яшьләребез авыл хуҗалыгы, авылга кирәкле һөнәрләр буенча белем алып, кире авылга катырлар, аны үстерерләр, яшәтерләр, – дип, Фаил Камаев Күзкәй авылының “Таңбатыр” балалар бакчасы күрсәткән ачык дәрескә аеруча мөкиббән китте. 
 Соңыннан, семинарда катнашучылар Новотроицкое авылының «Ромашка», Күзкәй авылының «Таңбатыр» һәм Круглое Поле поселогының «Голубой вагон» балалар бакчалары әзерләгән күңелле концерт номерларын карадылар.
 Концерттан соң семинарның йомгаклау өлешендә тәрбиячеләрнең эшенә йомгак ясалды, шулай ук яңа балалар бакчалары төзү, аларны төзекләндерүгә багышланган планнар турында сөйләнелде. Район җитәкчелеге мондый семинарларның кирәклеген, алга таба да уздырылырга тиешлеген дә билгеләп үтте.  

Алсу Тимерханова
/Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев