Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Талантлы якташыбыз, шагыйрә Асия Метшинаның беренче китабы дөнья күрде!

Иштирәк авылы китапханәсендә шагыйрә Асия Метшина белән җылы, әдәби очрашу узды.

Асия Метшина – гап-гади авыл кызы. Шушы матур табигатьле җирдә туып, аның тәмле суларын эчеп үскән кыз гаиләдә сигезенче бала булып дөньяга килә. Асия апа яшьтәшләре кебек авылга терәлеп торган Түбән Кама шәһәренә китми – инде олыгаеп барган әти-әнисе янында төп нигездә кала. Үзе кебек, авыл егете Шәйхулла абый белән никахлашып, гаилә иминлеге һәм татулыгында өч балага тормыш бүләк итә. Ә авылда тормыш җиңел түгел... Кояшның беренче нурлары белән уянып, кояш баеганнан соң да тәмамланмаган эшнең очы-кырые күренми кебек. Тормыш авырлыклары илгәндә, күз яшьләрен иркенлеккә чыгарып, күңелен бушатырга теләгән вакытларында ул кулына каләм ала һәм сүзләрдән сәйлән тезеп, кәгазь битенә төшерә. Ул юлларда ул әти-әнисенә, бала-чагына, яшьлек елларына, туган җиренә, мәхәббәткә бик күп матур шигырьләр багышлый. Үз йөрәгендә кайнаган хисләр өермәсен ул түкми-чәчми “Шигырьләрем – күңелем халәте” дип исемләнгән тәүге китабына җиткерә. Әйе, ниһаять, 2024 нче елда Асия Метшинаның иҗат җимеше дөнья күрә. Ул аны балалары, оныклары гына өчен түгел, авылдашлары, киләчәк буын өчен дә әдәби мирас итеп бүләк итә.
Без аны чын күңелдән шушы бәйрәме белән котлап, матур, мәгънәле шигырьләрен укыдык. “Якты юл” редакциясеннән күпьеллык мәгълүмәти хезмәттәшлек өчен һәм туган телне саклауда өлеш керткән өчен, аңа рәхмәт хаты тапшырылды. Кичәбез шундый матур, җылы булды хәтта вакытның үтеп киткәне дә сизелмәде.

Иштирәк авылы китапханә мөдире Алия Закирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев