Тагын исерек машина йөртүчеләр
4 апрельдә иртәнге сәгать 5тә «Мәскәү-Уфа автоюлында Колосок-2 бакчачылык ширкате янында, Минзәлә районында яшәүче 1962 елда туган исерек шофер идарә иткән “Лада Гранта» автомашинасы туктатыла.
5 апрельдә кичке 9 сәгать тирәсендә Круглое Поле бистәсендә алкоголь исереклеге билгеләре белән 1972 елда туган «Рено Меган» автомашинасы хуҗасы туктатыла.
Алкотектор кулланып тикшерү беренче очракта 0,513 мг/л, икенче очракта 0,489 мг/л нәтиҗәсе күрсәтә. Ике исерек шоферга карата да РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 1 өлеше буенча административ беркетмәләр төзелә. Аларның транспорт чаралары Чаллы шәһәре штраф кую урынына урнаштырылган.
/ Тукай районы буенча Дәүләт автоинспекциясе фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев