Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Табиблар Covid-19 авыруының яңа симптомын ачыклаган

Яңа типтагы коронавирус йоктырган очракта, башка симптомнар булмаса да, ис сизү тойгысы югалырга мөмкин.

Коронавирусның яңа тибын йоктырып Covid-19 авыруы белән белән зарарланган кешеләр ризыкның тәмен тоймаска һәм исләрне аермаска мөмкин. Британия оториноларингология ассоциациясе (ENT UK) шундый нәтиҗәгә килгән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Ассоциация тараткан белдерүдә Көньяк Корея, Кытай һәм Италиядән килгән авыруларда «Covid-19 инфекциясе расланган пациентларның күпчелегендә аносмия/гипосмия (ис сизү тойгысы югалу\кимү. — Т-и иск.) барлыкка килгәнлеге» искәртелә.

Реклама

Әйтик, Германиядә өч авыруның икесендә ис сизү тойгысының кимүе билгеләнгән. Ә Көньяк Кореяда тест үткәргән инфекциялеләрнең 30 процентында ул «авыруның җиңел формаларында төп симптом» булып чыккан.

Белгечләр сүзләренчә, аносмия теләсә нинди коронавирус инфекцияләре вакытында 10-15 процент очракта барлыкка килә. Шуңа да карамастан, экспертлар ис сизү тойгысын югалту факторын яңа типтагы коронавирус симптомнары булмаган пациентлар белән эшләгәндә исәпкә алырга кирәк дип саный. Ис сизү тойгысы белән бәйле проблемалар килеп туган очракта, алар җиде көнгә үзлектән изоляцияләнергә киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X